Сәхнә

«Элек туйлар оятсызлык оясы иде»: алып баручы хәзерге мәҗлесләрнең өстенлеге турында

Татарстандагы тантаналарны алып баручыларның берсе — бу өлкәнең чын «динозавры», чөнки ул үзенең беренче туен 2003 елда үткәргән

Август – муллык, җәй белән хушлашу һәм, әлбәттә, туйлар ае. Соңгы елларда туйлар форматы шактый үзгәрде. Әлеге өлкәдә 23 ел тәҗрибәсе булган алып баручы Фәнил Вакказов хәзерге туйларга карата үз фикерен белдерде.

Фәнил Вакказов: Хәзерге туйлар мәдәни чара кебек узаФото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Иң беренче туемны 2003 елда алып бардым, мин әлеге өлкәдә «динозавр» дисәк тә буладыр. Бөтен заман үзгәргән вакытта, туйлар гына үзгәрми калмый инде. Миңа хәзерге туйлар киресенчә ошый, элек туйлар оятсызлык оясы иде. Оятсыз конкурслар, эчү, сугышу, ә хәзерге туйлар мәдәни чара кебек – бөтен кеше матур итеп киенеп килә, заллар матур итеп бизәлгән, мин хәзерге туйлардан «кайфую».

Артистлар чакыру буенча, ул бит хәзер бөтен җирдә дә шулай, халык хәзер актив түгел, алар башка кешедән активлык көтәләр, хәзер халык күбрәк карап утырырга ярата, Сабантуйларда да еш күренә ул. Кайбер туйларда 100дән артык кеше була, аларны таныштыра башласаң беренчедән – вакыт нык сузыла, икенчедән бу бик ялыктыра һәм туйдыра торган процесс, ул үз-үзен акламый, кунаклар бер-берсен 10 минуттан барыбер оныта. Никахларда, мәсәлән, 20-30 кеше була, анда башкачарак мохит.

Без хәзер мәҗлесләрдә иң якын туганнарны гына котлатабыз. Чөнки статистикага күз салсаң, туйган килгән 90 процент кеше бер үк төрле котлау әйтә. Шуңа күрә мин туй башында игълан итәм: «Котлаулар ирекле, әгәр яшьләрне котлыйсыгыз килсә, миңа мөрәҗәгать итегез», - дим. Миңа калса, бу иң отышлы вариант.

Туйларның вакыты да кимеде хәзер, элек туйлар 6-7 сәгать бара иде, хәзер кеше 4-5 сәгатьтә арый, чөнки хәзер бөтен әйбер дә тиз, 4-5 сәгать утыра алсалар әйбәт инде. «Бу алып баручы кайчан авызын ябар да, кайчан кайтып китәрбез», - дип утырганчы, туй әзрәк кенә җитми калса, «Эх, тагын берәр сәгать утырсак иде», – дип уйласалар әйбәтрәк була дип уйлыйм мин», – ди ул.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/fanil-vakkazov-xazerge-tuilar-madani-cara-kebek-5928614

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев