Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

Футболчылар тәрбияли

Радик Кәшбиев спорт мәктәбендә футбол классын җитәкли.

Аның кул астында 45 бала шөгыльләнә, командасы районара ярышларда һәрвакыт призлы урыннар яулый.

Радик – Мөслим егете. Яр Чаллы педагогия институтының физкультура факультетын тәмамлаган егет, шәһәр мөмкинлекләре ымсындырса да, туган авылына кайта.

– Кечкенәдән спорт турында тапшырулар карарга, газета-журналлар укырга ярата идем. Үсә төшкәч шуны аңладым: спортны ярату – сәламәт булу дигән сүз. Тренерым Мизхәт Миңнегалиевка рәхмәт, футбол дөньясының серләрен ачып, бу уенга тагын да ныграк кызыксыну уятты. Башлангыч сыйныфларда укыганда, беренче ярышта, беренче матчта ук гол керттем! Шушы вакыйга минем футбол “карьера”сына беренче баскыч булды, – ди Радик.

Радик үзе дә “Мөслим” командасы составында футбол уйный. Берничә ел дәвамында команда беренчелекне бирми. Узган атнада Яр Чаллыда үткән районара футбол ярышларында “Мөслим” җиңүче булды. “12 команда арасында беренче өчлеккә эләгергә даими шөгыльләнүебез, тренировкалар ярдәм итте”, – ди Радик. Бертуган энесе, 17 яшьлек Ислам да спорт ярата: баскетбол уйный. 3 сыйныфта укучы Илһам да абыйлары үрнәгендә спортка тартылыр, мөгаен.

Лилия Шәймиева 

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 19 апрель 2024 ел санында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев