Бәхетле картлыгымда яшим
Хезмәт һәм тыл ветераны Кәримова Тихния Фатыйх кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Тойгелде авылында яшәүче Тихния Кәримованы котларга “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү җитәкчесе Роберт Исламов, район ветераннар советы җитәкчесе Илгиз Низамов барды.
Еллар үтеп, чәчләренә көмеш кунса да, яшьлек сөйкемлелеген, җор телен югалтмаган. Үз яшен дә биреп булмаган райондашыбыз ак әбиләргә хас тыйнак, эчкерсез елмаю белән каршы алды безне.
– Хөрмәтле Тихния апа! Йөзегездәге елмаю алга таба да балкып торсын! Аллаһ биргән гомерегезне сәламәтлектә, якыннарыгыз янәшәсендә үткәрергә язсын! Аяз күк йөзе, бәхетле картлык, имин көннәр телибез сезгә! – диде Роберт Исламов, юбилярга район башлыгының котлау адресын тапшырып.
Бу көнне Тихния апа бик күп җылы теләкләр, бүләкләр кабул итеп алды. Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов райондашыбызның иңенә шәльяулык салды.
– 90 яшьне каршы алу – бик сирәкләргә генә бирелә торган бәхет. Алга таба да бүгенгедәй зирәк фикерле, аек акыллы булып калыгыз! Якыннарыгызга сез бик кирәк! Туган көнегез белән! – диде Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 4 октябрь саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев