«Мөслим тугайлары» Казанда традицион костюмнар фестивалендә чыгыш ясады
Мәдәният

«Мөслим тугайлары» Казанда традицион костюмнар фестивалендә чыгыш ясады

Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән модельерлар, осталар, иҗат коллективлары һәм традицион мәдәният белән кызыксынучылар катнашты

"Мөслим тугайлары" атказанган халык фольклор ансамбле фестивальдә. Фото - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
"Мөслим тугайлары" атказанган халык фольклор ансамбле фестивальдә. Фото - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

4 сентябрьдә Казанда беренче тапкыр «Россия халыкларының традицион костюмы» фестивале узды. Милли мәдәниятне, халыкларның борынгы традицияләрен һәм һөнәрчелекне бер мәйданда туплаган чара Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә оештырылды.

Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән модельерлар, осталар, иҗат коллективлары һәм традицион мәдәният белән кызыксынучылар катнашты. Кунаклар татар, чуаш, рус һәм башка халыкларның милли кием үрнәкләре белән таныша алды.

Чараның мәдәни программасында «Мөслим тугайлары» атказанган халык фольклор ансамбле дә чыгыш ясады. Мөслимлеләр төрле музыка уен коралларында уйнап, фестиваль кунакларына татар халкының музыкаль мирасын тәкъдим иттеләр.

Фестивальне оештыручылар билгеләп үткәнчә, традицион костюм — ул кием генә түгел. Ул халыкның тарихын, мәдәниятен, дөньяга карашын һәм милли үзенчәлекләрен чагылдыручы мөһим мәдәни код булып тора. Шуңа күрә мондый чараларның төп максаты — милли традицияләрне саклау, өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү.

Фестиваль кысаларында традицион костюмнарның биш юнәлеше буенча конкурс оештырылды. Катнашучылар этнографик, сәхнә һәм авторлык костюмнарын, шулай ук традицион киемдәге курчакларны һәм милли аксессуарларны тәкъдим иттеләр.

Костюмнар күргәзмәсе һәм иҗади чыгышлар белән беррәттән, чарада халык мәдәниятен өйрәнүгә багышланган очрашулар һәм фикер алышулар да узды.

«Мөслим тугайлары» ансамбленең фестивальдә катнашуы районның бай фольклор традицияләрен республика күләменендәге зур мәдәни мәйданда таныту өчен матур мөмкинлек булды.

Фото - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укытучылары – фестивальдә.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев