Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Юлыбызны сәнгать нуры яктыртсын! (+фоторепортаж)

Узган атнада Мөслим сәнгать мәктәбенең иҗат-отчет концерты үтте.

Сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары бай концерт программасы белән тамашачылар алдында имтихан тотты. Мәктәп сынауны уңышлы үтте. Балалар түгел, чын артистлар сәхнә тотты, диярсең.
Концерт алдыннан кунаклар өчен әвәләү, милли орнаментлар ясау буенча осталык дәресләре күрсәтелде. Укучылар һәм аларның әти-әниләре әзерләгән рәсемнәрдән, кул эшләреннән күргәзмә дә әзерләнгән иде.

– Укытучым Гөлназ Талипова безне төрле кул эшләренә өйрәтте. Ул тәкъдим иткән шөгыльләрне бик яратабыз.
Бүген мин әвәләү буенча осталык дәресе күрсәттем, – ди сәнгать мәктәбе укучысы Регина Басыйрова.
Рәсем бүлеге укучылары шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов иҗатына багышланган картиналар күргәзмәсе дә әзерләгән иде.
Концертка килгәндә, берсеннән-берсе эчтәлекле концерт номерлары беркемне дә битараф калдырмагандыр.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 19 май санында

Рәмилә Сәләмова

Рәмилә Сәләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев