Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Язучы дөньясы ул – халык

20-21 ноябрьдә Мөслимдә Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үтте

Районыбызда Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрен үткәрү матур традициягә әверелде. Республикабызның мәртәбәле иҗат әһелләрен, каләм ияләрен кабул итү – зур дәрәҗә. 

“Электрон станция” талантларны барлый

Беренче көн матур вакыйгаларга, истәлекле очрашуларга бай булды. Туган як музееның тагын бер электрон станциясен ачу тантанасы булды. Ул район мәдәният йортының “Әдәбиятта һәм сәнгатьтә мөслимлеләр” экспозицияләр залында урын алган. “Шәхесләр белән бизәлә туган якның тарихы” дип исемләнгән электрон станцияне тәкъдир итү тантанасында язучылар әлеге вакыйга уңаеннан фикерләрен җиткерделәр.

– “Электрон станция” ятрак яңгырый кебек. “Станция” – рус сүзе, бәлки, “электрон тукталыш” дигән исем бирергәдер? Иҗатка яңа гына тартыла башлаганнарны да “яшь каләм тибрәтүчеләр” дип түгел, ә “лаеклы алмаш” дисәк, яхшырак булмасмы? 50-60 яшьләрдә генә яза башлаган кешене “яшь каләм тибрәтүче” дип атау дөрес түгел, – диде шагыйрә Рифә Рахман.

Мондый электрон станцияләр районыбызда өчәү, икесе Батырлар йортында урнаштырылган. Бер электрон станция Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган. Ул өч бүлектән тора: сугыш ветераннары, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары.

– Икенче электрон станциянең төп максаты – махсус хәрби операциядә илебез тынычлыгы өчен башларын салган ир-егетләрнең исемнәрен мәңгеләштерү. Анда Әфган һәм локаль сугыш ветераннары, Чернобыль АЭСындагы аварияне ликвидацияләүдә катнашучылар турында мәгълүмат туплана. Бүген тагын бер станция ачуның сәбәбе – Мөслимебездән чыккан күренекле шәхесләрне, иҗат әһелләренең исемнәрен мәңгеләштерү. Һәр төбәкнең үзенә хас күркәм кешеләре була. Мөслимдә андыйлар бихисап. Бүген станциягә Мөслимебез сандугачы Миргарифан Ханнанов, җирлегебездә яшәүче шагыйрьләр Лилия Шәймиева, Марсель Гыйльфанов исемнәре дә өстәлде, – диде туган як музееның фәнни хезмәткәре Равил Тимкин.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 22 ноябрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева, Рәмилә Сәләмова фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев