Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Мөслим гимназиясе базасында районкүләм квест оештырылды

Анда район мәктәпләренең 8 сыйныф укучылары егәрлектә, төрле бәйгеләрдә көч сынашты

Бөтенроссия Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан Мөслим гимназиясендә районкүләм квест оештырылды. Анда район мәктәпләренең 8 сыйныф укучылары егәрлектә, төрле бәйгеләрдә көч сынашты.

“Бердәмлектә безнең көч” исеме астында үткәрелгән хәрби-тарихи уенда Мөслим гимназиясе, Мөслим урта мәктәбе, Михайловка, Тат.Бүләр, Сал.Мухан, Рус Шуган мәктәбе командалары көч сынашты. Быел икенче мәртәбә үткәрелүче әлеге чарада дүртәр кешедән торган командалар 13 станциядә төрле биремнәр эшләде, сорауларга җавап бирде, күнекмәләрен сынады. Уен укучыларның тормыш иминлеге нигезләре һәм Ватан тарихы буенча белемнәрне дә актуальләштерде. Укучылар "Калашников" автоматын сүтеп җыйдылар, физик әзерлекләрен күрсәттеләр, пневматик винтовкадан аттылар, яралыга медицина ярдәме күрсәттеләр.

Квестта катнашучылар Бөек Ватан сугышы геройлары, хәрби кораллар, Россия Федерациясе Хәрби Көчләрендәге хәрби дәрәҗәләр, маршаллар, герой-шәһәрләр турындагы белемнәрен дә сынады.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев