Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җиңү язы

Механик Хаҗи Садриев

Баек авылында яшәүче тыл ветераны Хаҗи Садриевка 95 яшь тулды.

Бөек Ватан сугышының бар ачысын, авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән сугыш ветераннарының, балачактан тормыш арбасына җигелгән тыл ветераннарының саны көннән-көн кими. Районыбызда сугыш ветераннары калмады. Бүгенге көндә җирлегебездә 120 тыл ветераны яши. 

Пионер лагеренда ял иттек

4 сыйныфны тәмамлаган яхшы укучы өч баланы Нарат Астындагы лагерьга җибәрәләр. Алар арасында Хаҗи Садриев та була.

– Лагерьга бару өчен әнкәем киндер сугып, күлмәк-ыштан тегеп бирде. Шуларны киеп, галстук тагып бардым лагерьга. Авылдашыбыз Сәлимгәрәй абый безне ат белән илтеп куйды. Лагерьда унике көннән артык яшәгәч, бер көнне иртүк линейкага җыйдылар һәм сугыш башлануы турында хәбәр иттеләр, – дип искә ала ветеран.

Шушы көнне үк лагерьда эшләүче Яңа Усы авылы егете Смирновны сугышка алып китәләр. Офицер булып хезмәт иткәнгә, ул беренчеләрдән булып сугышка алына. Балаларны лагерьдан таратмыйлар, алар бер ай ял итә. Шушы вакыт эчендә сугышка киткән Смирновның үлеме турында хәбәр килеп җитә.

Укудан баш тарттым

Хаҗиның лагерьдан кайтуын колхоз бригадиры Сәяхетдин ага көтеп ала. “Хаҗи апаем, иртәгә уракка төшәбез. Өченче атка син утырып йөрерсең”, – дип мөрәҗәгать итә бригадир Хаҗига. 

– Икмәк суга торган машиналарны ат белән тартып йөртәләр иде. Мин атка атланып урып-җыюга эшкә чыктым. Берничә көн эчендә басуда эшләүче агайларны да берәм-берәм сугышка алып киттеләр. Хуҗалыктагы бар эш бала-чага һәм хатын-кызлар җилкәсенә калды, – дип сөйли Хаҗи абый.

Басуда икмәкне җыюда һәм ташуда катнаша Хаҗи Садриев. Ватылган, сафтан чыккан коралларны, ашлык сугу җайланмаларын колхоз тимерчесе Әхәдулла агай ясый. Мәктәптә укулар башлангач, Хаҗи эштән туктап мәктәпкә бара. Тик, берничә көн укыгач, үз теләге белән колхозга эшкә китә. Бу юлы аңа ике ат белән пристаньга ипи ташуны йөклиләр. 

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 8 май санында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев