Юллы авылның киләчәге бар
Мәлләтамак авылының Тукай һәм Кооператив урамнарына асфальт түшәлде
Юл ремонты дүрт ай дәвам итте. Кооператив урамында – 1 километр 800 метр, Тукай урамында 1 километр 250 метр арага асфальт түшәлде. Урамнарда ике урында юл аша торба салынды. Элек салынган торба башлары яхшылап чистартылды.
Юлны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты.
– Мәлләтамак авылында юл салуны халык күптән көтте. Авыл урамнарына асфальт түшәүдә ярдәм күрсәткән “Чаллы икмәге” АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысовка, ремонт эшләрен башкарган “Татавтодор” җәмгыяте Минзәлә филиалының Мөслим юл ремонтлау-төзелеш участогына рәхмәт! Сыйфатлы юлларны саклап тотканда, аларны куллану вакыты дә дәвамлы булачак. Шушы юллардан исән-имин йөрергә язсын! Әлеге юл халыкка озак еллар хезмәт итсен иде, – диде район башлыгы.
Мәлләтамак авыр җирлеге башлыгы Рүзилә Нәсыйфуллина һәм шушы авылда гомер итүче Тәнзилә Рәхимова да авыл халкы исеменнән башкарылган эшләр өчен рәхмәт әйтте.
Лилия Шәймиева фотосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 22 ноябрь саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев