“Иң яхшы муниципаль тәҗрибә” бәйгесе үтте
Ул 2017 елда башлангыч ала. 2021 елдан башлап, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы бәйгенең координаторы булып тора
Быел “Иң яхшы муниципаль тәҗрибә” бөтенроссия бәйгесенең “Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның яшәеше өчен уңайлы мохит тудыру һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү” номинациясендә Мөслим авыл җирлеге икенче урынга лаек булды һәм 15 миллион сум премия белән бүләкләнде. Акча җирлекне төзекләндерү: урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтеләчәк. “Бу – зур җиңү! Мондый бәйгеләрдә җиңү зур эшләр башкарырга этәргеч һәм мөмкинлекләр бирә, шул ук вакытта Мөслимне танытырга да ярдәм итә,” – ди район башлыгы Альберт Хуҗин.
Бәйгедә, Мөслим авыл җирлегеннән тыш, Татарстанның Алексеевск һәм Биектау районнарыннан тагын ике авыл җирлеге төрле номинацияләрдә бүләкләнде.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев