Мошенниклар “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша һөҗүмгә күчте
Ватсап аша шалтыратып, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыручылар белән аралашмагыз
Массакүләм мәгълүмат чараларында мошенниклар турында кисәтеп күп язылды. Аларның үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырулары турында да әйтелде. Хәзер мошенниклар, корбаннар эзләп, алдашып акча эшләүнең яңа ысулларын куллана.
– Мошенниклар үзләрен “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан дип таныштыра һәм, шифаханәгә теркәлүдә яисә башка техник хата турында хәбәр итеп, яңадан теркәлү узарга куша. Моның өчен алар ялган сайтка сылтама бирәләр. Сылтама аша кереп анкета тутыру нәтиҗәсендә бөтен мәгълүмат һәм счеттагы акчал мошенниклар кулына эләгә. Иң куркынычы: мошенниклар “Дәүләт хезмәтләре” порталында теркәлүчеләрнең логин-парольләрен белеп, алар исеменнән кредит яки микрозайм рәсмиләштерә. Порталда сакланган шәхси мәгълүматлар нигезендә кредит рәсмиләштерү кыенлык тудырмый, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев.
– Кич, әтинең телефонына: “Дәүләт хезмәтләре” порталында шәхси мәгълүматларыгызны үзгәртергә заявка бирдегезме?” – дип шалтыратканнар. Әти башта кире какса да, шалтыратучы ни сораса, шуны әйтеп, барлык мәгълүматны җиткереп, телефонына килгән кодларны да хәбәр иткән. Гипноз тәэсирендәге кебек белер-белмәс алдарлар әйткән кушымтаны да телефонына йөкләгән. Таң атканны көчкә көтеп алып, ашыга-ашыга күпфункцияле үзәккә бардым. Анда әти исеменә 2-НДФЛ һәм башка белешмәләр, кайсы банктан кредит алырга мөмкин булуы турында бик күп мәгълүмат соратып алуларын белдем. Кредит рәмиләштерергә җитешмәгәннәр, – ди Алсу Сөләйманова. – Бер ай элек якын туганыбызга полиция исеменнән шалтыраттылар. Мошенниклар турында хәбәрдар булмагач, ул банктан 200 мең сум акчасын алып, үзе үк алдарларның банк картасына күчергән. Җинаять эшен ачтылар, тик мошенникларны табуы авыр шул
Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 23 июнь санында.
Фото - Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев