“Каршы як полоса” операциясе уздырыла
Чара барышында башка иминлек кагыйдәләренең үтәлеше дә тикшереләчәк.
18-27 ноябрь көннәрендә республикада “Каршы як полоса” операциясе уздырыла. Профилактик чара барышында юл-патруль хезмәте каршы як полосага чыгу белән бәйле хокук бозуларны контрольгә алачак. Чара барышында башка иминлек кагыйдәләренең үтәлеше дә тикшереләчәк. “Быел каршы як полосага чыккан өчен 23 машина йөртүчегә административ беркетмә төзелде. Беренче тапкыр тоткарлаганда,
5 мең сум күләмендә штраф яисә өч айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Шушы ук кагыйдәне икенче тапкыр бозган очракта шофер алты айдан 1 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә”, – ди районның ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.
Фото Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев