Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.


Көн тәртибе буенча Бөек Җиңү бәйрәмендә саклану чаралары, янгынга каршы махсус режим үзенчәлекләре, “Урман иле” балалар лагереның ачылуга әзерлеге, белем бирү оешмаларында балаларның иминлеген тәэмин итү, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау юнәлешендә үткәрелүче чаралар кебек сораулар каралды.

Чыгыш ясаучылар арасында полициянең участок инспекторлары бүлеге начальнигы Рөстәм Бохаров, янгын сүндерү һәм коткару бүлеге җитәкчесе урынбасары Николай Шипков, “Мизгел” яшьләр үзәге директоры Мансур Нәбиев, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Расыйл Фәттахов, Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева, нефть кудыру станциясе участок начальнигы Илнур Галиев, район башлыгының коррупциягә каршы сәясәте буенча ярдәмчесе Наил Бәдретдинов бар иде.

Фотолар – администрациянең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев