Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим районында күпчелек алдан тавыш бирде

Бүген Россиянең төп законы – Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү уза. Сайлаулар вакытында короновирус таралуны кисәтү максатыннан алдан тавыш бирү оештырылды.

25 июньнән 30 июньгә кадәр сайлаучыларга яшәү урыннары буенча рәсми теркәлгән участок сайлау комиссиясенә килеп, алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. Үзәк урамнарның күпфатирлы йортлар ишегалдында 10.00-14.00 сәгатькә кадәр эшләгән күчмә сайлау пунктларында – 486 кеше, 210 райондашыбыз, өйләренә чакырып, алдан тавыш бирде.

Тавыш биргәндәндә барлык санитар нормалар төгәл үтәлергә тиеш. Комиссия әгъзалары сайлаучыларның  температурасын үлчиләр, кулларны дезинфекциялиләр һәм битлек, перчатка, ручка бирәләр. Өлкән яшьтәге гражданнар өчен яшәгән урында тавыш бирү уңайлы икәнен күпләр ассызыклады.

Илнең төп законына 200дән артык үзгәреш кертү тәкъдим ителде. Сайлау бюллетенендә «әйе» яки «юк» дип җавап бирергә мөмкин. Район башлыгы Рамил Муллин 1985нче номерлы Бакча сайлау участогында тавыш бирде. “Алдан тавыш бирүне кулай санаучылар 400дән артты,” – ди сайлау комиссиясе әгъзалары.

Районыбыздагы 30 сайлау участогында 8350 райондашыбыз алдан тавыш бирү мөмкинлеген файдаланган. Бу – гомуми сайлаучыларның 69,33 проценты дигән сүз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X