Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мәктәпкә әзерләнү күпмегә төшә?

Ел саен шушы чорда мәктәптә укучы балалары булган әти-әниләр кибет бусагаларын таптый башлый.

Август аенда кибетләрдә “ажиотаж” башлана. Мәктәп укучысына күлмәге дә, чалбары да, башкасы да кирәк. Мәктәпкә йөрергә киемнәрне июнь-июль аенда алыр идең, бала бер ай эчендә үсәргә мөмкин. Шуңа күпләр кирәкле әйберләрне уку вакыты җиткәндә барлый башлый.

Узган ел улыма мәктәп киемнәрен 31 августта алдык. Мөслим кибетләрендә хәтта көндәлек тә калмаган иде. Көндәлеккә заказ бирдек, ул бер атнадан гына кайтып җитте. Быел узган елгы хаталарны кабатламам дигән идем, мин селкенгәнче тагын август уртасы якынлаша.

– Мәктәптә укучы ике кызым бар. Кием кибетләренә барырга куркып торам. Мөслим урта мәктәбендә быел баланың өч блузкасы булырга тиеш дигән таләп куйдылар. Шуның өстенә блузка бернинди бизәксез, канатсыз, “рюшкалар”сыз – гап-гади булырга тиеш. Гади дигәне кыйммәтрәк булып чыкты. Киемнәрне тотып, кигезеп карап алуны кулай күрәм. Күбрәк шәһәр кибетләреннән киенәбез. Мәктәп формасы да бер төстә генә булырга тиеш. Шакмаклы, бизәкле булмасын, диделәр, – ди Римма Әхмәдуллина.

– Улым Мөслим лицееның 7 сыйныфына укырга бара. Киемнәрнең бик кирәклесен генә алабыз. Икенче аяк киеменә кроссовки ала идек, быел классик аяк киеме – ботинки кию мәҗбүри куелды. Кроссовкины физкультура дәресендә генә кияргә ярый, диделәр. Укытучылар моны укучылар пөхтә йөрсен, бер-берсеннән аерылып тормасын дип эшли, әлбәттә. Тик барысын да бер кысада тоту дөрес микән? Малайларга кызларга караганда акча әзрәк тотыла, дип тынычландырам инде үземне, – ди Оксана Исламова.

Мөслим кибетләрендә мәктәп чалбарының фабрикада тегелгәне 1200 сум тора. Күлмәкләрнең бәяләре 500 сумнан башлана. Бу – иң гади һәм уртача сыйфатлы күлмәкләр. 1600 сум тирәсендәге күлмәкләрнең тукымасы сыйфатлырак.

– Без кызыбызга мәктәп кирәк-яракларын да, өс киемнәрен дә шәһәр гипермаркетларыннан алабыз. Андый кибетләрдә бәяләр дә чагыштырмача арзан. Кызымның башка балалардан аерылып торуын телим. Мәктәп букчасы һәм канцелярия товарларына “бәйләнүче юк”, шуңа пластилин, буяулар, альбомнарның тышларына мультфильм геройлары төшкәнен сайладык. Алмаш аяк киеме капчыгы һәм спорт костюмы гына аласы калды, – ди райондашыбыз Ләйсән Садриева.

Мөслим кибетләрендә кызларга блузка бәяләре 500 сумнан башлана. Кроссовкиларны 1 мең сумга да табарга була. Кыйммәтрәк дигәннәре, билгеле, сыйфатлырак. Тик алар да бер сезонга гына җитә.

Портфельләрнең хакы узган елгыдан кыйммәтрәк. Бик гади һәм очсыз букча кирәк дисәң, 700 сумга алырга мөмкин. Уртача дигәне 3 мең сум тора. Кызлар сарафаны 2250 сум дип бәяләнә. Канцелярия товарларына килгәндә, бәя “тешләшми”. Ручка бәяләре – 5 сумнан, пенал – 50 сумнан, линейка 10 сумнан башлана. Бу – мәктәп өчен мөһим кирәк-яракларның бер өлеше генә. Мәктәп укучысына ветровкасы да, курткасы да, баш киеме дә, болардан тыш уку елы дәвамында төрле фәннәрдән өстәмә материаллар да кирәк була. Ел дәвамында әти-әнинең кесәсе чыдасын гына! Бер укучыны мәктәпкә озату якынча 15-17 мең сумга төшә.

– Югары сыйныфта укучылар мәктәп таләпләрен төгәл үтәми. Модалы киенүче егет-кызларны күреп, башкалар да ымсына. Улым киемнәрне интернет-кибетләрдән кайтара. Мәктәп чалбары һәм ак күлмәк, кроссовки – барысы бергә 10 мең сум булды. Без укыган вакытта барыбыз да көрән формадан һәм берсе – ак, икенчесе кара алъяпкычтан йөри иде. Агын бәйрәмнәрдә генә кия идек, – дип искә ала Эльвира Ганиева.

Шөкер, җирлегебездә кием-салым, канцелярия сатучы кибетләр берничә. Конкуренция булгач, товарларга бәяне дә артык күтәрә алмыйлар. Сәүдә нокталарындагы кием-салым, канцелярия кирәк-яракларының ниндие генә юк! Дефицит чорлар булмаган диярсең! Кием-салымны да, мәктәп кирәк-яракларын да бер урында алырга була. Акча янчыгың гына чыдасын! Бәяләр генә төрле. Иренмичә йөрсәң, рәхәтләнеп сайланырга, бәяне дә төшертергә була.

Фото -  "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев