Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“Ләйсән” балалар бакчасы “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантына ия булды

Мөслимдәге «Ләйсән» балалар бакчасы коллективы республика грантына ия булды.

Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантын   сайлап алу бәйгесенә йомгак ясалды. Махсус эксперт комиссиясе  “Ләйсән” балалар бакчасы эшчәнлеген күп күрсәткечләр буенча бәяләде: балаларны татар, рус телләренә өйрәтү буенча укыту-методик комплектларны гамәлгә ашыру эшен чагылдыру, ата-аналар белән эшләүнең төрле формалары исәпкә алынды. Төркемнәрдә балаларыбызның  сөйләм телен үстерү мохитенә зур игътибар бирелде. Районыбызның “Ләйсән” балалар бакчасы   коллективы  куелган бурычларны лаеклы үтәде һәм республиканың "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" грантына ия булды.

Фото – «Ләйсән» балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев