Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Көзге чәчүгә старт бирелде

Бүгенгә дәүләткә 100 мең центнердан артык ашлык озатылган. Август-Мөслимлеләр 1117 гектарда үстерелгән борчакны җыюга да керештеләр.

Бүгенгә дәүләткә 100 мең центнердан артык ашлык озатылган. Август-Мөслимлеләр 1117 гектарда үстерелгән борчакны җыюга да керештеләр. Бу төр культура 850 гектар мәйданда җыелып, тулай җыемы 1951 тонна тәшкил итә. Комбайнчылар арасында беренчелек Мансур Саматов кулында. Урак башыннан ул, 412 гектарда эш башкарып, 10222 центнер бөртек суктырган.

Кичә агрофирмада көзге чәчүгә дә старт бирелде. Август-Мөслимлеләр “Калмыя” бүлекчәсендә көзге бодай чәчүгә чыкты. Әлеге культура быел 6000 гектардан артык мәйданны билиячәк. Бодайның “Марафон” исемле элита сорты чәчелә. Чәчү өчен 10000 центнер орлык кайтачак, аның 7000 центнеры инде амбарда урын алган.  Шулай итеп агрофирмада киләсе ел уңышына да ныклы нигез салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак "Август - Мөслим" агрофирмасы