Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Хәерле сәгатьтә!

Игенченең максаты – ашлыкны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу.

Узган атнаның җомгасында “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы шундый төр хуҗалыклар арасында беренче булып урып-җыюга чыкты.

Җирлектәге иң эре хуҗалыкның Мөслим, Иске Чакмак, Метрәй, Ольгино, Иске Вәрәш, Вәрәшбаш, элеккеге Сөренчәк авыллары янында 9600 гектар җир биләмәсе бар.

– 25 елга беренче мәртәбә мондый уңышлы ел килгәнен күрәбез. Моңарчы без елның-елында 14 мең тонна уңыш җыйнап алган булсак, быел уңыш 20 мең тоннадан да ким булмаска охшап тора. 800 гектарда көзге бодай һәм 7 мең гектарда язгы бодай культураларын җыеп алу бара. Бүгенге көндә механизаторлар 100 тонна ашлык суктырырга өлгерде, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгиз Исламов.

Гектар биреме уртача 48 центнер тәшкил итә. Хуҗалыкның ындыр табагында ике ЗАВ агрегаты, киптерү җайланмасы эшли. Эш ике сменада оештырылган.

– Үстерелгән икмәкне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу – механизаторлар алдына куелган төп бурыч. Бүген безнең басу-кырларда “Акрос”, “Нью-Холланд” “Кейс” маркалы 14 комбайн эшли. Механизаторларга кайнар аш ашату оештырылган. Елдагыча, кызыксындыру чаралары турында да онытмадык, – ди “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Фәрхад Шәмсиев.

Бер кыр корабына якынча 550 гектар мәйдан эш фронты туры килә. Басудан ашлыкны прицеплы җиде КамАЗ ташый. Хуҗалыкның бөтен техникасына да навигаторлар куелып, GPS-системасы көйләнгән. Бу басудагы эш барышын читтән торып контрольдә тоту мөмкинлеге бирә.

– Мин унбишенче сезон урып-җыю эшләренә керештем. Язгы чәчү һәм урып-җыю чоры якынлашса, йөрәк ныграк тибә башлый. Җиденче сезон “Акрос” комбайнында эшлим. Аңа кадәр “Кейс” маркалы кыр корабын иярләгән идем. Замана үзгәргән саен, эш шартлары да яхшыра. Без эшләгән техниканың нинди тизлек белән йөрүе, күпме мәйданда эш башкарылганын җитәкчелек GPS-системасы аша белеп тора, – ди механизатор Фәнис Минһаҗев.

Фәнис 8 сыйныфтан соң укуын Мөслимдәге һөнәр училищесында дәвам итеп, механизатор һөнәрен үзләштерә. Тракторчы-машинист таныклыгы алган егет училищеның тәҗрибә хуҗалыгында беренче чирканчык ала.

– Фәнис кебек уңган кыр батырлары булганда, уңышны югалтуларсыз җыеп алуыбызга тамчы да шикләнмибез. Шушы көннәрдә хуҗалыкның техника паркы тагын да тулыланачак. Яр Чаллыдан ике КамАЗ машинасы кайтып җитәргә тиеш. Бүген урып-җыю белән бергә пар җирләрен күлтиләү һәм камылны күмдерү эшләре дә бара. Эштә тоткарлыклар булмасын өчен бөтен чараларны да алдан күрергә тырыштык. Техникада төзексезлекләр барлыкка килсә, хезмәт күрсәтү бригадасы әзер тора. Янгын куркынычсызлыгы максатыннан басуда 10 тонна сыйдырышлы КамАЗ-водовозлар да кизү тора, – ди Илгиз Исламов.

Фотода Фәнис Минһаҗев.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев