Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Эшлекле дүшәмбе

Дүшәмбе көнне район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды. 

Шуганка авылында шәхси ихатада чыккан янгында кеше коткарганы  өчен  Марсель Бәдретдинов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бәдретдинова Эльвира Анатольевна – (Марсель Бадретдиновның әнисе) батыр ул тәрбияләгәне өчен район башлыгының рәхмәт хатына лаек булды.
Янгын вакытында кеше коткаруда катнашкан Шуганка авылында яшәүче Айдар Зиннәтуллин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Яңа җитәкче тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең 121 ПСЧ 15 ПСО ФПС ПСЧ башлыгы урынбасары вазыйфасына  Николай Шипков билгеләнде.

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе старт алды. Әлеге акциягә җитәкчеләр актив кушылды.
Бердәм дәүләт имтиханныры нәтиҗәләре һәм яңа уку елына әзерлек буенча  мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хабибуллина, укучыларның җәйге ялларын оештыру турында йомгак белән мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Аяз Бадртдинов,  "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе буенча Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова чыгышлары тыңланды.

Шулай ук түбәндәге актуаль мәсәләләр каралды:
•Урып җыю эшләрен контрольда тоту;
•Авылларның, җирлекләрнең чисталыгын тәэмин итү;
•Эшмәкәрләр, КФХлар эшләгән территорияләрне тәртипкә китертү;
•Үзара салым акчаларына башкарыласы эшләрне күз угында тоту;
•Төзелеш һәм төзекләндерү эшләрен контрольда тоту;
•Республика көнен үткәрүгә әзерлек мәсъәләләре;
•Бердәм Россия көнен Мөслимдә үткәрүгә әзерлек.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X