Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Гаилә кыйммәтләре

Гаилә мәсьәләсенең ил җитәкчелеге югарылыгында күтәрелүе үзе үк гаилә кыйммәтләрен ныгытуның җәмгыять өчен әһәмиятле булуын күрсәтә

Агач – тамыры белән, кеше гаиләсе белән нык-лы. Шөкер, һәр авылда бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып, шатлыгын да, кайгысын да бүлешеп, балаларына дөрес тәрбия биреп яшәүче гаиләләр күп. Авырлыклар алдында куркып калмый торган, яхшы хезмәт тәрбиясе алган балалар үстерүчеләр гомер көзләрендә хезмәтләренең рәхәтен күреп яши.

Гаиләне зур диңгез белән чагыштырып була, анда батмый йөзәр өчен тырышлык һәм сабырлык сорала. Шул ук вакытта гаилә кечкенә дәүләткә тиң. Һәр дәүләтнең үз аралашу теле бар, ул – туган тел. Дәүләт телендә аралашу туктый икән, димәк, дәүләт тә дәүләт булудан туктый. Кызганыч, Татарстан җөмһүрияте бу нисбәттән бик зур эшләр алып барса да, милләттәшләребезнең буыннан-буынга күчеп килгән иң зур байлыгыбыз – туган телебезгә дөрес булмаган карашы борчу тудыра.

Уку елы тәмамланыр алдыннан район үзәгендәге бер мәктәп класс сәгатенә чакырды. Күзәтәм: барысы да үзара русча аралаша. Чиста татар районында да татар теленең урам теле генә булып калуы бик гаҗәп! Ә бит зур чыгымнар бәрәбәренә татар телендәге дәреслекләр федераль комплектка кертеп барыла. Бай мәгълүматлы газета-журналларыбыз чыгып килә. Халкыбызның тарихына, хис-кичерешләренә, тәрбия мәсәләләренә кагылышлы әдәби китапларның ниндие генә юк! Юридик һөнәр сайлаучыларга Тәлгать Галиуллинның “Сәет Сакманов”, булачак шәфкать ияләренә Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”, Ватаныбызны сакларга җыенучы егетләргә Рәфкать Кәраминең трилогиясен (“Олы юл сикәлтәле”, “Сөеп туймас чакларың”, “Кая чабасың, гомер юртагы”) тәкъдим итәм.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 13 декабрь саныннан укыгыз.

Фото – Р. Дәүләтованың шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев