Иммунитетны ныгыту
Үзебезнең бакчаларда үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрне кулланып та иммунитетны ныгытырга мөмкин.
Эпидемияләр чорында чир йоктырудан саклану өчен, яртышар стакан торма һәм кишер согын кушып, шуңа 1 әр аш кашыгы бал һәм лимон (яки мүк җиләге) согы салып болгаталар, иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә вак кына туралган ярты лимон һәм 7-8 бүлем сарымсакны пыяла банкага салып, өстенә кайнатып суытылган ярты литр су коялар, караңгы урында 4 тәүлек төнәткәч, суыткычта саклыйлар, иртән ашарга 20 минут кала 1 әр аш кашыгы эчәләр. Болай дәвалануны өзмичә, октябрьдән март азагына кадәр дәвам итү яхшы.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев