29 июнь 2018 яңалыклары
-
Төгәлләнде һәм башлана! 2019 елның беренче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" газетасына язылу башланды
1 июльдән 2019 елның беренче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу башлана.
-
Синең кызларың, Мөслим! Бөкеләрдән сукмак ясаучы Рәзифә Кәбирова турында
Әллә нинди оста кешеләр бар икән! Мөслимдәге Пятилетка урамында яшәүче Рәзифә Кәбироваларда булып кайтканнан соң, шулай дип уйладым. Аларның ишегалларына үзенчәлекле “брусчатка” түшәлгән. Быел 80 яшьлек юбилеен каршы алачак оста куллы Рәзифә апа үзе ясаган аны.
-
Хөрмә - җәннәт җимеше. Хөрмә файдасы турында 5 факт
Кеше 10 айдан артык хөрмә (финик) белән генә тукланып тора ала. Бу җимештә организмга кирәкле бөтен элементлар да бар.
-
Чит ил журналистлары Татарстан халыкларының Дуслык йорты флешмобын дәвам итте
Флешмоб чемпионат хөрмәтенә төрле милләт вәкилләренең дус яшәүләрен чагылдыру максатыннан оештырылган.
-
Мөслимдә бер депутатка ялган хәбәр җиткергәне өчен җәза бирелде
Район прокуратурасы 33 яшьлек Түбән Табын авыл җирлеге советы депутаты Х.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ ҖКның 306 маддә 1 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда (җинаять турында күрәләтә ялган донос) гаепле дип тапты.
-
Мөслимнең 48 яшьлек ир-егете җинаять җаваплылыгына тартылды
19 июньнән 25 июньгә кадәр районда оператив хәл тыныч булды. Район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 55 (аңа кадәрге атнадагыга караганда 8гә кимрәк) хәбәр керде.
-
СОРАШТЫРУ: Мөслимлеләр тирә-юнебезне кем чистартырга тиеш дип уйлый?
Чисталык икеайлыгы төгәлләнгәнгә дә бер ай вакыт үтеп бара. Тик аңа карап әйләнә-тирәбезне төзекләндерү, чистарту эшләре тукталмый. Ләкин бар урында да шулаймы икән? Экологик хәлне яхшыртуга, яшәгән, эшләгән тирәлеген тәртипкә китерүгә һәркем үз өлешен кертә дип буламы? Хәбәрчеләребез райондашларыбызга шушы сораулар белән мөрәҗәгатъ итте.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп! Социаль яклау тармагы белгечләре бүләкләнде (ФОТОЛАР)
Шушы көннәрдә Мөслимдә социаль яклау тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шул уңайдан шактый гына райондашларыбыз бүләкләргә лаек булды.
-
29 июнь - 2 июль көннәренә ҺАВА ТОРЫШЫ
Бу ялларда мөслимлеләрне нинди һава торышы көтә?
-
Бу ялларда мөслимлеләрне нинди һава торышы көтә?
Ниһаять, эссе җәй килде. Кайчандыр көннәр салкын, тизрәк кыздыра башласын иде дип йөргән кешеләр бүген инде артык эсселектән зарлана. Бәхеткә, синоптиклар бу ялларда һава температурасы үзгәрешсез сакланачак һәм яңгырлар булмаячак, дип фаразлый.
-
Мөслимнең "Миләшкәй" балалар бакчасы 500 мең сум отты
Район үзәгендә урнашкан “Миләшкәй” балалар бакчасы Республика күләмендә үткәрелгән “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы “ конкурсында катнашып, янәдән зур җиңүләр яулады.