СОРАШТЫРУ: Мөслимлеләр тирә-юнебезне кем чистартырга тиеш дип уйлый?
Чисталык икеайлыгы төгәлләнгәнгә дә бер ай вакыт үтеп бара. Тик аңа карап әйләнә-тирәбезне төзекләндерү, чистарту эшләре тукталмый. Ләкин бар урында да шулаймы икән? Экологик хәлне яхшыртуга, яшәгән, эшләгән тирәлеген тәртипкә китерүгә һәркем үз өлешен кертә дип буламы? Хәбәрчеләребез райондашларыбызга шушы сораулар белән мөрәҗәгатъ итте.
Роза ШИҺАПОВА,
Симәк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
– Авыл җирлегендә чисталык булдыру өчен көрәш ел әйләнәсе дәвам итә, диярлек. Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре белән тирә-юньне җыештыру буенча өмәләр күп үткәрелә. Агач утыртудан да читтә калмыйбыз. Быел Торыш юлында 1800 төп чыршы һәм нарат утырттык, элек утыртканнарына да өстәп чыктык.
Моңа кадәр теләсә кайда барлыкка килгән санкцияләнмәгән чүплекләрдән арынуда үзара салым акчасының файдасы тиде. Ләкин мал-туар асрагач, халыкта тирес бетми инде ул. Шуңа күрә, башка чүп-чарны кертмичә, тиреснең үзен генә түгү өчен аерым урын булдыру кирәк. Халык та шул билгеләнгән урынга гына чыгарырга өйрәнсен иде тиресне.
Авылларга керү юлларын чистарту, чүп үләннәреннән арындыру буенча өмәләр дә үткәрәбез. Соңгы елларда авыллардагы ташландык ихаталар гына авыр проблемага әйләнеп бара. Күрше-тирәсендә яшәүчеләр, җирен рәсмиләштереп, печәнен чаба анысы. Ә менә каралты-курасын, коймасын төзекләндерергә, ишегалдында үскән чүп үләнен чабарга барысының да кулы җитми. Бәрәңге бакчасыннан файдалангансың икән, ихатасындагы, капка төбендәге үләнен генә селтәп алырга була югыйсә. Авылның төзеклеге, чисталыгы үзебездән тора.
Рәзинә СӘЛИМОВА:
– Мөслимдә чисталыкка, тәртипкә зур игътибар бирелүенә сөенәбез. Район үзәгендә бу эш үз югарылыгына куелган, ә авылларда бу юнәлештә эшлисе бар әле.
Авылларда Сабантуйлар гөрләде. Бала-чагага тәм-томын да, газлы суын да аласың, шуның кабын яки буш шешәсен кайда ташларга белми аптырадык. Бәйрәм оештырганда урналар, чүп савытлары да куярга кирәктер, дип уйлыйм. Урамда кеше биеклегендә чүп үләннәре үсү дә авылны бизәми. Кеше яшәмәгән ихаталар бар инде ул, тик аларның хуҗалары кайтмаячак бит! Ә урамдагы чүп үләнен чабарга була. Күп авылларда моның өчен махсус техника да бар югыйсә!
Рәшит СӘЛАХОВ:
– Чисталыкны кем яратмый инде аны?! Туган ягыбызны мактап сөйләгәндә күңелгә рәхәт! Кунаклар алдында да оят түгел. Горурланып яшибез! Шунысы бар: матурлыкны, тәртипне яратабыз, эшләргә генә теләк юк. Кайберәүләр капка төбендә үскән үләнен дә чыгып чапмый. Көне буе өйдә яталар югыйсә! Чыгып азрак “селкенсәләр”, физзарядка булыр иде! Мөслимебезне матурлауга өлешебезне кертик инде, җәмәгать!
Фаянур ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА:
– Авылда чүп түгүче юктыр ул! Чүпне машина белән җыялар бит хәзер, Аллага шөкер! Шул иске-москы чыгарабыз инде. Кәгазь мич кабызырга тотыла. Тиресне кем түксен?! Маллы кеше тиресен бакчасына җыеп бара. Ашлама бит ул! Яз-көз бакчадан чыккан чүпне, яфракларны да җыеп барабыз. Өстенә сулар сибеп (юынтык суларны да шуның өстенә түгәбез!), кояш астында тора-тора черемәгә әйләнә ул. Бакчачы өчен үзе бер хәзинә!
Ләйсән КАШАПОВА:
– Без күпфатирлы йортта яшибез. Элек йорт янында контейнер бар иде. Бөтенесе шунда чүбен ташып, урна сасып, чебенләп бетә торган иде. Бүген чүпне килеп алалар, шулай да чүп капчыкларын йорт янында калдыручылар бар. Каядыр ашыкканда яки эштән кайтып җитмәгәндә чүпне алдан чыгару аңлашыла. Тик күпвакыт машина китү белән (көтеп торган кебек!) өйдән чүп чыгара башлыйлар. Төнгелеккә калган чүпне этләр дә килеп ботарлый, кош-корт та чукыйдыр инде – көнкүреш калдыклары ямьсез булып тарала кайчак. Бөтен җиргә булмаса да контейнерлар куяргадыр, бәлки? Җәен чүпне өйдә дә тотып булмый бит. Әлмәткә керү юлларында, мәсәлән, һәрьяклап чүп контейнерлары куелган. Кайвакыт Әлмәткә барганда өйдән алып киткән чүпне дә шунда гына ташлыйбыз. Җайлы бит!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев