11 май 2018 яңалыклары
-
ТӘМЛЕТАМАК: Кычыткан һәм кузгалак ашы
Җырчы Илсөя Бәдретдиновадан, Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан һәм Казанда яшәүче Әлфия Газизовадан кычыткан һәм кузгалак ашлары рецептларын тәкъдим итәбез, дп яза "Интертат.ру" сайты.
-
Баклажан үстерә беләсезме?
Помидор белән баклажан бер семьялыкка керсә дә, түтәлгә янәшә утыртырга ярамый. Рассада вакытында бер тәрәзә төбендә дә үстермәгез.
-
Мөслимдә ярминкә гөрләде
Ярминкәдән, аттракционнардан башка бәйрәмнәрне күз алдына да китереп булмый хәзер. Җиңү көне уңаеннан да Мөслим үзәгендә бәйрәм сәүдәсе оештырылды.
-
Мөслимлеләр Бөек Җиңү көнен шулай билгеләп үтте
Бәйрәмчә бизәлгән район үзәгендә Бөек Ватан сугышы еллары җырлары яңгырый. Урамнарда шул чорның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән өлкәннәр, якын туганнары ерак җирләрдә ятып калган яисә 45нең язын үз күзләре белән күргәннәрнең балалары, оныклары – мөслимлеләр Җиңү көнен билгели.
-
РСФСРның атказанган укытучыс Тәзкирә Низамиева мөслимлеләрнең котлауларын кабул итте
РСФСРның атказанган укытучысы, Вәрәшбаш авылының хөрмәтле кешесе, Низамиева Тәзкирә Газетдин кызы үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Лев Толстой укуларында гимназия укучысы җиңде
Казанда Лев Толстой исемендәге XVI фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге бәйгедә республика районнары һәм шәһәрләреннән 200дән артык укучы, сәнгать эшлеклеләре катнашты.
-
«Рубин»ның дүрт футболчысы ЧМ-2018гә Россия җыелмасының киңәйтелгән исемлегенә керде
Голкипер Сослан Джанаев, сакчылар Владимир Гранат, Федор Кудряшов һәм Руслан Камболовның үзебездә уйнарга шанслары бар.
-
Мөслимлеләр - "Синең тавыш" эстрада фестивале җиңүчеләре
Яшел Үзән шәһәрендә узган “Синең тавыш” эстрада фестивалендә Мөслим районыннан 5 укучы катнашты.
-
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генсекретаре: KazanSummit халыкара хезмәттәшлектә мөһим роль уйный
Юсеф бен Ахмад Аль-Осеймин КФУда студентлар белән аралашты.
-
Аграр көллияттә белем алучы Ленар Латыйпов - олимпиада призеры
КФУның Инженер институты базасында яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасы узды.
-
Иске Карамалыда Харрас Әюп истәлегенә шигырь бәйгесе узды
Иске Карамалы авылы мәдәният йортында якташыбыз – шагыйрь Харрас Әюпка багышланган шигырь бәйгесе узды. Чарада шагыйрьнең улы һәм оныгы да катнашты.
-
Мөслим табиблары - республикада өченче
“Мөслим үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре” Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең “Сәламәтлек-2018” спартакиадасында катнашты. Ярыш Ютазы районында узды.
-
Мөслимдә 800гә якын хатын-кыз маммография узды
28 марттан 20 апрельгә кадәр район үзәк хастаханәсендә Яр Чаллы онкология диспансеры маммографы эшләде. 798 хатын-кыз маммография узды.
-
Район буенча 15 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарылды
“Намус” агрофирмасында бу эш планның 75 процентында үткәрелде. Агрофирмада бөртеклеләр белән бергә 3 мең гектарга якын мәйданда шикәр чөгендере дә чәчәргә өлгерделәр.
-
Мөслимнең "Мирас" футбол командасы җиңүгә иреште
Казанда “Чикләрсез футбол” (“Футбол без границ”) һәвәскәр балалар футбол лигасының финалы узды. Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән “Мирас” командасында шөгыльләнүче Татарстан буенча икенче урынны алган футболчылар әлеге ярышларда катнашты.