Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Кычыткан һәм кузгалак ашы

Җырчы Илсөя Бәдретдиновадан, Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан һәм Казанда яшәүче Әлфия Газизовадан кычыткан һәм кузгалак ашлары рецептларын тәкъдим итәбез, дп яза "Интертат.ру" сайты.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова Инстаграмга авылда кычыткан җыйган фотосын куйган. "Укроп, яшел суган, йомырка туглап салып пешерәсең, ачыган катык белән ашасаң", дип "авыздан сулар килерлек" итеп сөйли җырчы.


Ит шулпасы кайнатырга, сөзәргә, шулпага бер ике бәрәңгене саламлап турап салырга.

Кычытканның матур өске яфракларын җыярга, юарга, кайнар су белән пешекләргә, вак итеп турарга, 4-5 йомырка салып тугларга.

Шулпага йомыркалы кычытканны салырга, кайнап чыккач та бераз сүрән утта тотарга.

Кишер белән суганны майда кыздырырга, лавр яфрагы салырга.

"Элек кысыр аш пешерәләр иде,анысы итсез шулпага гына. Ә итле шулпа үзенчә тәмле", - дип яза Мәрьям ханым.

Кузгалаклы ашка килгәндә, ул да шул тәртиптә пешерелә. Итле шулпага кишер, кузгалак, кычыткан, бәрәңге салып пешерергә.

"Табынга биргәндә бер тәлинкәгә пешкән йомырканы дүрткә бүлеп салырга мөмкин", - ди Әлфия ханым. 
Ә сез кычыткан һәм кузгалак ашы пешереп ашарга өлгердегезме әле?

МАТЕРИАЛ: http://www.intertat.ru/ash-su/kychytkan-m-kuzgalak-ashy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев