Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр Бөек Җиңү көнен шулай билгеләп үтте

Бәйрәмчә бизәлгән район үзәгендә Бөек Ватан сугышы еллары җырлары яңгырый. Урамнарда шул чорның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән өлкәннәр, якын туганнары ерак җирләрдә ятып калган яисә 45нең язын үз күзләре белән күргәннәрнең балалары, оныклары – мөслимлеләр Җиңү көнен билгели.

Оешма-предприятие, мәктәп коллективлары, яшь армиячеләр, әфганчылар тыгыз колонналарда  Мөслим урамнарыннан үтте. Яшь армиячеләр парадында мәктәпләр генә түгел, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә катнашты.
Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында веноклар, чәчәкләр салганнан соң тантана район мәдәният йорты каршындагы мәйданга күчте. Бәйрәмгә килүчеләрне биредә Үлемсез полк каршы алды.
Чараның тантаналы өлешен башлап, муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, республика Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров  мөслимлеләрне Җиңү бәйрәме белән тәбрик иттеләр. Равил Кузюров шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да тәбрикләвен җиткерде. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары Мансур Зиннуровка, Халитҗан Шакировка “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды. Мондый бүләккә Республика көненә кадәр барлык сугыш ветераннары да ия булачак. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән каһарманнар бер минутлык тынлык белән хөрмәтләп искә алынды.
Үзешчәннәр, мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән сәхнәләштерелгән тамаша һәркемне шул ерак елларга алып китте, сугыш чоры авырлыкларын, шатлыклы җиңү мизгелләрен тасвирлады. Күренеш барышын күзәтүчеләрнең күзләрендә – сагыш яшьләре. Әтисен югалткан апа да, бабае турында ишетеп кенә белгән ханым да әкрен генә елый. Матур шарлар тоткан балалар сәхнәдәге “яшьтәш”ләрен тын да алмый күзәтте. Мәңге төзәлмәс йөрәк яраларын кузгаткан күренешләрдән күңел әрнүләрен тыя алмаучылар карашларын сәхнәдән алырга мәҗбүр булды. 
Өлкәннәр "Мизгел" яшьләр үзәгендә чәй табыны артында җыелды. Сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары район башлыгының тәбрикләвен кабул итте, концерт карады.
Ә бәйрәмгә чыккан халык ярминкәдә йөрде, концерт карады. Концерт кич Ык буенда дәвам итте. Җиңү көне чаралары “Кояшлы Ык” ял зонасанды фейерверк белән тәмамланды.
Мөнирә Арсланова.
Римма Афзалова фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев