Мөслимдә 800гә якын хатын-кыз маммография узды
28 марттан 20 апрельгә кадәр район үзәк хастаханәсендә Яр Чаллы онкология диспансеры маммографы эшләде. 798 хатын-кыз маммография узды.
Нәтиҗәдә аларның 59 ында күкрәк бизе авырулары табылды һәм шуларның 5сендә онкология авыруына шик булуы ачыкланды. Алар икенче этапка җибәрелде. Маммография узган хатын-кызларның 155е өстәмә тикшеренүләр узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев