Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә ярминкә гөрләде

Ярминкәдән, аттракционнардан башка бәйрәмнәрне күз алдына да китереп булмый хәзер. Җиңү көне уңаеннан да Мөслим үзәгендә бәйрәм сәүдәсе оештырылды. 

Сәүдәгәрләр, иртәнге сәгатьләрдә үк палаткалар корып, товарларын тезеп куйган иде инде. Җирле эшмәкәрләр белән бергә читтән килүчеләр дә үз товарларын тәкъдим итте. Ирек Хәмәдишин төрлесеннән каз түшкәләре, аларның эч әйберләре, турап пакетларга тутырылган какланган каз итләр алып чыккан. Эльза Ибраһимова тәкъдим иткән сыер ите, Ринат Сәхипгәрәев фермер хуҗалыгы алып килгән сөт, эремчек, сөт өсте бик тиз сатылып бетте. Талымлы сатып алучылар өчен төрлесеннән бал, хәлвә, атланмай, казылык та тәкъдим ителде. Шәхси эшмәкәр Батыршинның “Мөслим икмәге” кибете яңа гына мичтән чыккан камыр ризыклары, тәм-томнар белән сату итте. 
– Бәйрәмнәрдә эшләү үзе бер рәхәт. Кешеләрнең күңелен күрәбез, бәйрәм рухын арттырабыз бит. Камыр ризыкларын бик тиз алып бетерделәр. Кабат-кабат китерәләр пекарнядан, – ди сатучы Рушания Хәсәнова. 
Метрәйдән Рүзәл Минһаҗевның калай эшләнмәләре белән кызыксынучылар, заказ бирүчеләр күп булды. 
– Җитештерү күләмен арттыруда мондый ярминкәләрнең файдасы зур. Сатуын сатмасам да, күрсәтергә дип шактый товар алып чыктым. Кеше кызыксына, хакын белешә. Кайберсе берәр елдан соң да эзләп таба сине. Ярминкәләрдән кайчак ике айга җитәрлек заказ алам, – ди Рүзәл Минһаҗев.
Халык агач, җиләк-җимеш үсентеләре, орлык сатучылар янында озаккарак тукталды. Ни дисәң дә сезоны бит. Можга питомнигыннан әнә ике машина белән килгәннәр. Үсентеләрнең төрләре дә, сортлары да санап бетермәле түгел. Сатучылары һәрберсе турында тәсфилләп сөйли, утырту-тәрбияләү нечкәлекләрен аңлата. Алмас җиреңнән алып китәсең. 
– Мөслимдә сезон вакытында атна саен диярлек элеккеге базар урынында сатабыз. Ярминкә буласын да шунда йөрүчеләрдән ишеттек, – ди Илдар Моратов. 
Агач үсентеләре үк булмаса да, яшелчә, җиләк, чәчәк рассадаларын үзебез дә дә күпләп үстерүчеләр бар, анысы. Мөслимнән Фруза Шакирова әнә биш-алты ел шөгыльләнә икән бу эш белән. Ярминкәгә үзе әзерләгән сөенчек, кыяр, борыч, помидор үсентеләре алып чыккан. Көздән аерым савытларга утыртып үстергән бакча җиләге генә дә берничә сорт иде.
– Язны көтеп алам. Хәрәкәтләнергә бер сәбәп бит. Помидор, кыяр үсентеләренә алдан ук заказ биреп куючылар бар, – ди ул. 
Ярминкәдә йөргәндә шундый фикер дә ишетелде: Мөслимдә уңайлы урында даими эшли торган базар кирәк. Элеккеге базар территориясе буш. Җирле сәүдәгәрләргә шунда барырга кушалар. Әмма халык анда йөрүне күптән онытты. Сезон вакытында үсентеләр һәм орлык сатучылар Гагарин урамында урнашкан “Пятерочка”+ кибете янына чыгып карый да. Анда сатарга рөхсәт юк. Урам сәүдәгәрләренә, шәхси хуҗалыгында җитештерелгән товарын кая куярга белми аптыраган авыл кешеләренә нишләргә? 
Кабат ярминкәгә кайтсак, Мөслим эшмәкәрләре урнаштырган батутларда, кабартылган уен мәйданчыклары тирәсендә бала-чага өзелмәде ул көнне. Шунда ук баллы мамык, майда кызган камыр ризыклары алырга була иде. Сәүдә рәтләрендәге төрледән-төрле уенчыклар да әкренләп балалар кулына күчеп бетте. Зурлар исә бәйрәм табынына тәм-том алды. Ярминкәдәге күңелле шау-шу, дәртле музыка, мөслимлеләрнең бер-берсен бәйрәм белән котлавы сәүдә мәйданына да бәйрәм рухы таратты.
Әлфинур Ногманова.
Римма Афзалова фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев