Район буенча 15 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарылды
Яңалыклар

Район буенча 15 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарылды

“Намус” агрофирмасында бу эш планның 75 процентында үткәрелде. Агрофирмада бөртеклеләр белән бергә 3 мең гектарга якын мәйданда шикәр чөгендере дә чәчәргә өлгерделәр.

 “Туган як” агрофирмасында, “Әюпов”, “Авзалов”, “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыкларында кыр эшләре темпы югары ди белгечләр. “Туган як”та – рапс, “Нуретдинов” крестьян-фермер хуҗалыгында көнбагыш чәчүгә керештеләр.

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев