Республикада “Җәяүле” оператив-профилактик чарасы старт алды
Ул 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк
Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында 28 ноябрьдән республикада “Җәяүле” оператив-профилактик чарасы старт алды. Ул 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. “РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, җәяүлеләр, юл аша чыкканда, җәяүлеләр кичүләреннән, ә алар булмаганда тротуарлар буенча юл чатыннан яки юл кырыеннан үтәргә тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәяүлегә – 500 сум күләмендә, ә җәяүлегә юл бирмәгән шоферга 1500-2500 сум штраф каралган. Машина йөртүче җәяүлене фаралар яки кояш яктысында, шулай ук уңайсыз һава шартларында күрмәскә мөмкин. Тәүлекнең караңгы вакытында яки күз күреме начар булмаганда яктылык кайтаручы элементлардан файдаланыгыз”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. Бүгенге көнгә юлны дөрес урыннан чыкмаган 8 җәяүлегә, җәяүлегә юл бирмәгән өч шоферга административ беркетмәләр төзелгән.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев