Кичә Мөслимдә ике юл-транспорт һәлакәте булды
Ел башыннан механик характердагы барлыгы 133 авария теркәлгән
"Мөслимнең Гагарин һәм Октябрь урамнары киселешендә “ВАЗ-2107” белән “Лада Гранта” җиңел машиналары бәрелеште. Авариянең сәбәпчесе – Елгабаш авылы кешесе идарә иткән “ВАЗ-2107” машинасы шоферы төп юлдан хәрәкәт иткән машинага юл бирмәгән.
Икенче авария Мөслим күпере янындагы тукталыш янында булды. “Джаг” йөк машинасы дөрес тизлек сайламыйча, борылышта әйләнә. Машиналарның барысы да техник зыян алды.
Ел башыннан механик характердагы барлыгы 133 авария теркәлде”, – дип хәбәр итте районның ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.
Илнар Гыйздуллин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев