Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Крендель турында

Крендельнең үзенә генә хас бөкләнгән формасы бар.

Крендель - сөткә-майга изелгән камырдан пешерелгән төрле размер­дагы һәм тәмдәге камыр ашамлыгы. Әмма аның үзенә генә хас бөкләнгән формасы бар. Ул сигезле хәрефен яки ике катланган чәчәк бәйләмен хәтерләтә. Крендель латинчадан тәрҗемә иткәндә “беләзек" дигән сүзне аңлата. Бу тәмле ризыкны беренче тапкыр исеме билгесез, әмма бик талантлы борынгы Рим кондитеры пешергән. Формасы ул вакытта бик популярлык казанган хатын-кыз беләзегеннән алынган.

Европада крендель хәзер дә популяр санала. Аны табынга я эчемлеккә өстәмә итеп, яки атланмай һәм башка өстәмәләр белән иртәнге аш итеп бирәләр.

Бездә ул хәзер дә чәй белән ашау өчен иң тәмле ризыклардан санала.

Фото - "Татар-информ" архивыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев