Этләр турында кызыклы мәгълүмат
2 июль — Халыкара этләр көне уңаеннан кызыклы фактлар, гыйбрәтле фикерләр һәм истә калырлык цитаталар тупланмасы
Эт – йорт хайваннарының иң беренчесе. Карл Линней 1758 елда этләрне аерым биологик төр итеп тасвирлый. 1993 елдан этләрне бүреләрнең аерым астөре итеп таныйлар. Кеше аны бик борынгы заманнарда, моннан 15 мең еллар элек кулга ияләштергән. Кулга ияләштерелгән эт кешегә ау вакытында ярдәм иткән, аның торагын саклаган. Хәзерге вакытта да этләр кешеләрнең иң якын дуслары һәм ярдәмчеләре булып калалар. Алар җинаятьчеләрне, чик бозучыларны табарга ярдәм итәләр, йортны саклыйлар. Галимнәр хайваннар организмын өйрәнү өчен тикшеренүләрне этләрдә үткәрәләр. Фәнни максатларда этләрне хәтта космоска да җибәрәләр.
Этләрнең йонын тарарга, тору урыннарын чиста тотарга кирәк. Эткә һич тә кычкырырга, аны орышырга, кыйнарга ярамый.
Каршыгызга таныш булмаган эт килеп чыкса, аннан йөгереп качмагыз. Адымнарыгызны акрынайтыгыз һәм тынычланыгыз. Тик торган кешегә гадәттә эт тими. Әгәр эт тешләсә, яраны врачка күрсәтегез, мөмкинлек булса, тешләгән этне ветеринарга күрсәтергә кирәк. Кешегә һөҗүм иткән эттә бик куркынычлы котыру авыруы булуы ихтималы зур.
Этләрнең йоннары бик җылы, ләкин алар тирләмиләр, чөнки аларның тир бизләре юк. Шуңа күрә алар, эсселәнгәндә суыну өчен, авызларын зур ачып, телләрен чыгаралар.
Этләрне өйрәнә торган белгечләне кинологлар диләр.
Дөньяда этләрнең 400 ләп токымы бар. Аларның барысын өч төркемгә бүләргә мөмкин: ау этләре, хезмәтчән этләр һәм декоратив этләр.
Ау этләре тиз чабулары һәм чыдамлылыклары белән аерылып торалар. Алар бик яхшы ишетә һәм ис сизә. Бу төркемгә бурзайлар, лайка, сеттер, такса, гончая һәм башка токымлы этләр керә. Юлсыз җирдә адашып, бәлагә юлыккан кешеләрне, тауларда кар ишелеп, кар астында калганнарны табарга һәм коткарырга булышучы этләр дә бар.
Сукыр кешеләрне юлдан йөртүче этләр бар. Болар колли, лабрадор кебек этләр. Алар бик кыю, ләкин тыныч холыклы. Сукыр кешене йөртә башлаганчы, билгеле инде, этне сукыр хуҗасына ияләндерергә һәм өйрәтергә кирәк.
Кешеләр декоратив этләрнең дә 50 дән артык токымын чыгарганнар. Аларга төрле терьерлар, болонка, пудель һәм башка күп кенә токым этләр керә. Декоратив этләрне шәһәр фатирларында да тотарга мөмкин. Өйдә эт тоту бик зур түземлелек һәм хезмәт сорый. Эткә бирелә торган ризык салкын да, кайнар да түгел, җылы булырга тиеш. Азыкның өчтән икесе иттән тора, калганы-үсемлек продуктлары. Этләр дөге, тары, солы, манный боткаларын да яратып ашый. Күбесе яшелчә һәм җиләк-җимеш тә ярата.
Бөек кешеләрнең этләр турында әйткән фикерләре дә бик кызыклы:
- Мине яратсаң, этемне дә ярат. Эт белән кеше арасындагы элемтә аларның берсе үлгәч кенә өзелә (Э.Сетон-Томпсон).
- Этләрнең бер кимчелеге бар: алар кешеләргә ышана (Элиан Дж. Финберт).
- Этләр шулкадәр тугры, кешеләр шундый дәрәҗәдә ярата алулары турында шик туа (Илья Ильф).
- Яхшы кеше хәтта эт алдында да ояла (Антон Чехов).
- Эт – тугрылыгы хакында шик булмаган бердәнбер хайван (Ж.Бюффон).
- Әгәр сез урам этен алып кереп, яхшылап ашатсагыз, ул сезне беркайчан да тешләмәс. Кеше белән этнең аермасы шуннан гыйбарәт (Марк Твен).
- Этләр мине беркайчан да тешләмәде. Кешеләр генә... (Мэрилин Монро).
- Эт – шундый җан иясе, сине үзеннән артыграк ярата (Джеш Биллингс).
- Кешедә булган барлык яхшы сыйфатларны эт үзенә җыйган (Этьен Шарле).
- Әгәр сез этнең саный белүенә шикләнсәгез, кесәгездәге өч печеньеның икесен генә биреп карагыз... (У.П.Лемптон).
- Эткә сөяк ыргыту – чын мәрхәмәтлелек түгел, ә чын мәрхәмәтлелек – этегез белән үзегез ач булганда, яныгыздагы итле сөяк белән бүлешү (Джек Лондон).
- Этләргә карата мөнәсәбәтеннән ул кешенең нинди икәнен әйтә алам (А.Боссе).
- Этләрне бетләр генә тешли, акылсыз кешене этләр дә, бетләр дә, вөҗданы да тешли (Р.Подлевский).
Фото – «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев