Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1970 елда булган вакыйгалар кабатлана.
18 июнь
Буразналар
16 июнь көнне сабантуй мәйданына сабанчылар конкурска җыелдылар. Сабан таккан “ДТ-75” тракторларына 40 метр киңлектәге загон бирелеп, шуның бер өлеше каплап сөрелергә тиеш. Калганы гадәттәгечә буразналап. “Гел буразналап кына сөргәндә басуда чи җирләр күп кала. Ә берьюлы каплатып та, буразналап та сөрү бу бәладән коткарачак”, - ди авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Нурлыгаянов.
Ярыш тәмам. Пъедесталның беренче баскычында М.Горький исемендәге колхоз тракторчысы Гариф Әхмәтҗанов, икенче баскычта “Урал” колхозыннан Григорий Санников, өченче урынны Куйбышев исемендәге колхоз тракторчысы Равиль Красильников яулады.
Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.
Фото Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев