Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

«Печән базары»нда катнаштылар

Лицей һәм Мөслим урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен «Печән базары» оештырылды.

«Тукай безнең йөрәкләрдә» атналыгы кысаларында район үзәк китапханәсе һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре лицей һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең  5  сыйныф укучылары өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган «Печән базары» чарасы оештырдылар. Чара башында балалар шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Аннары «Су анасы» һәм «Шүрәле»  командаларына  бүленеп конкурс биремнәрен эшләделәр. Укучылар дүрт юллык шигырьләрне дөрес итеп җыйдылар,  Тукайның әкият геройларын атадылар,  билгеле бер предметның кайсы әсәрдән икәнен белделәр, рәсемнең исемен һәм әсәрен атадылар,  шулай ук  шагыйрьнең  тормышы турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Музей хезмәткәрләре мастер-класс оештырды. Чарага «Тукай рухы күңелләрдә» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Чара чәй эчү һәм «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды, – дип язалар оештыручылар.

Фото – район үзәк китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев