Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Һәркемгә күчтәнәч

“Август-Мөслим” җәмгыяте җирлектәге һәркемгә күчтәнәч өләште.

– Өлкәннәрне өлкән итә белгән, өлкән буынга хөрмәт күрсәткән яшьләргә рәхмәт әйтәсем килә. Бәйрәм күчтәнәчсез булмый. Күрше авылга кунакка баргач шундый бәйрәмнең шаһиты булырга туры килде. 86 яшьлек апам үзенә бирелгән күчтәнәч пакетын тотып: “Менә миңа да бәйрәм көне итеп, күчтәнәч китерделәр”, – диде. Ә күзләрендә шатлыклы яшьләр иде. Бүген өстәлләребез мул, пенсияләр килеп тора. Ләкин эшләгән чорыңны искә алып, өлкән кеше итеп хөрмәт күрсәтеп, шушы көнне күчтәнәч күтәреп килүләре – үзе бер рәхәт. Гомер буе эшләп тә бүләк ала алмаган кешеләр бар. Быел андый күчтәнәч-бүләкләр барлык өлкәннәргә дә бирелде. Моны хакимият башлыгының өлкәннәрне аеруча хөрмәтләве дип кабул иттек. “Август-Мөслим” җәмгыяте белән бергә эшләүләренең, кешеләр белән уртак тел табып эшләүнең нәтиҗәседер. Барлык өлкәннәр исеменнән барысына да бик зур рәхмәт, исән-сау эшләсеннәр.

Нәхия Шәйхетдинова, Вәрәшбаш

Фото - Вәрәшбаш авыл җирлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев