Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчадагы дару үсемлекләре

Шиңмәс үлән (бессмертник песчаный)

Бу үсемлек үзенең исемен озак вакыт буе сусыз яшәвен һәм шул ук вакытта үз төсен һәм формасын саклауга сәләтле булуы аркасында алган.

Халыкта шиңмәс үлән, ком цмины, сары песи тәпиләре, коры чәчәк исемнәре белән бәйле. Кайчакта аны “салкын үлән” дип тә атыйлар.

Безнең илдә әлеге үсемлекнең 15 тән артык төре очрый. Дарулык әһәмияте булган бу үлән астралар семьялыгына керә.

Шиңмәс үлән – карасу-көрән төстәге агачсыман тамырчалы  күпьеллык үсемлек. Майдан алып сентябрьгә кадәр чәчәк ата, җимешләре август-сентябрьдә өлгерә.

Дәвалау максатларында шиңмәс үләннең чәчәк төркемнәрен файдаланалар: аларда флавоноид гликозидлары, флавоноидлар, эфир мае, ситостерин, стеролин, май кислоталары һәм органик кислоталар, С һәм К витаминнары, ачы һәм дубиль матдәләр, минераль тозлар һәм микроэлементлар бар.

Бу үләннең дару формалары сәламәтлек саклауда бавыр, үт куыгы һәм үт юлларының кискен һәм хроник авыруларыннан, шулай ук холециститлардан, үт-таш авыруыннан һәм гепатитлардан киң кулланыла.

Чәчәкләрк кайнатмасын (20 мл кайнап торган суга 10 гр) көнгә 2-3 тапкыр, ашауга 15 минут кала, җылы килеш яртышар стакан эчәләр. Көнкүрештә аның чәчәкләреннән алынган сыгынтыны тукымаларга сары төс бирүче буяу сыйфатында файдаланалар. Аны кипкән декоратив букетлар өчен дә кулланалар. Балардан тыш, шиңмәс үлән – көягә каршы менә дигән чара.

Бу үсемлек уртача балчыксыл һәм комсыл кара туфракларны ярата. Аны бер урында 4-7 ел үстерергә мөмкин.

Дәвалау максатында коры көннәрдә, чык кипкәч кенә җыялар. Кипкән чәчәкләрне саклау срогы – 3 ел. Яхшы үскән берничә ботак-тармакны орлыкка калдырырга киңәш ителә.

http://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев