Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчадагы дару үсемлекләре

Дүләнә

Дүләнәнең дару үзенчәлекләре борынгы заманнардан ук файдаланылган.

Дүләнә (Боярышник кровяно-красный)

Дүләнәнең дару үзенчәлекләре борынгы рим табибы Диоскорид заманнарында ук файдаланылган. Рәсми медицинада 8 гасырдан бирле кулланыла.

Безнең илдә дүләнәнең берничә төре үсә. Аларның кайберләре медицина максатларында файдаланыла. Дарулык үлән буларак кан төсле кызыл дүләнә аеруча киң таралган.

Кызыл дүләнә 5 м биеклеккә җитә торган, яз көне 1,5 см га кадәр диаметрлы ак һәм алсу чәчәкләре белән купшы бизәлгән вак куак яки зур булмаган агач. Көз көне үсемлек куе кызыл киеменә киенә.

Май-июньдә чәчәк ата, җимешләре – август-сентябрьдә өлгерә.

Җимешләрендә каротиноидлар, дубиль матдәләр, урсол кислотасы, олеанол һәм кратега кислоталары, петиннар, сорбит, холин, фруктоза кебек кеше өчен кыйммәтле кушылмалар туплана. Аның орлыкларында 30 проценттан артык куе май бар.

Сәламәтлек саклауда дүләнәнең берничә дару формасы кулланыла. Чәчәкләре һәм җимешләре  йөрәк –кан тамырлары авыруы, ишемия һәм гипертоник авыру вакытларында файдаланыла. Йөрәк һәм баш мие тамырларының кан әйләнешен яхшырта. Җимешләренең сыек экстакты киң танылган кардиовален составына керә. Ул арыган йөрәккә стимулятор кебек  итә, кандагы холестеринны киметә.

Дүләнә – баллы үсемлек. Аның кайрысын дублагыч буларак файдаланалар. Тамырлары азык продуктларын буяу өчен зарарсыз сары буяу чималы булып тора. Аның җимешләрен кошлар, аеруча миләш чыпчыклары бик ярата.

Дүләнә теләсә нинди туфракта җайлашып үсеп китә һәм аерым карауны сорамый.

Чәчәкләрен чәчәк ата башлаганда, аларның бер өлеше әле ачылып та бетмәгәндә җыялар. Җиләкләрен сентябрь ахырыннан башлап кырауларга кадәр җыялар. Аларны кояшта яки 70 градуслы мичләрдә киптерәләр.

Чималны яхшы җилләтелә торган коры бүлмәдә, тукыма капчыкларда саклыйлар. Чәчәкләрне саклау срогы – 3, җиләкләрнеке – 2 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X