Бакчачыга киңәшләр
Бакча эшләре ел дәвамында бара. Киләсе ел уңышы өчен орлыкларны быел әзерләп калдырырга кирәк.
♦ Яхшы орлыкларның тишелеше: укропның 35-55%, пастернак-40-70%, петрушка, кишер-45-70%, кәбестә, төче торма, әче торма, чөгендер, сельдерей, кузгалак, помидор - 60 % һәм күбрәк, кавын, кабак - 75-95 %, борчак, шалканның 90-95 % тәшкил итә.
♦ Кибетләрдән сатып алынган орлыклар зарарсызландырылган була, шуңа күра бу процедураны кабатлап тору кирәкмәс, югыйсә орлыкларның тишелеше кискен кимиячәк.
♦ Кыяр, ташкабак, патиссон, кабак орлыкларын чәчүгә 1,5-2 ай алдан әзерли башларга мөмкин. Моның өчен аларны тукыма капчыкка салып, җылыту батареялары янына урнаштыралар. Температура даими - 20 градустан түбән булмаска тиеш. Орлыкларны җылыту уңышны иртәрәк алу мөмкинлеген бирәчәк.
♦ Бүрттерелгән, шыттырылган орлыкларга аерым игътибар кирәк; туфракта дым җитмәсә, аларның тишелеп чыгуы начар булачак. Шыткан орлыкларны җитәрлек дымлы туфракка чәчеп, кояш бик тиз генә туфракны киптереп бетерсә дә, бу орлыклар һәлак булырга мөмкин.
♦Кайбер орлыкларның кабыклары яфракларыннан төшмичә тора. Бу туфракның бик йомшак булуыннан яки сай чәчелүдән килә. Үсемлеккә булышырга кирәк - пипетка белән бер тамчы гына җылы суны кабыкка тамызырга кирәк, кабыгы төшкәнче бу процедураны берничә тапкыр кабатлыйлар.
Наилә Сәлахова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев