Күмәк эш күңелле
“Намус” агрофирмасында язгы чәчү оешкан төстә дәвам итә.
“Намус” агрофирмасының Ташлыяр, Михайловка, Баланлы, Шуганка, Олы Чакмак, Үрнәк, Атлас авылларында барлыгы 13500 гектар җире бар. Агрофирма 2900 гектарда көзге бодай чәчкән, калган мәйдан язгы культураларга бирелә. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 50 центнер уңыш алырга ниятлиләр.
– Быел да чәчү ике сменада оештырылды. Басуларда “Джон Дир”, “Класс”, “К-742” тракторлары, “Хорш пронто”, “Ситан” чәчкечләре эшли. 1803 гектар мәйданда арпа һәм 740 гектарда борчак чәчелде. Шикәр чөгендере 2113 гектар мәйданны биләячәк, шуның 50 процентында эш төгәлләнде. Язгы бодай чәчүгә керештек. Ул 2998 гектарда үстереләчәк, – диде “Намус” агрофирмасы җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов.
Бүгенге көндә агрофирма басуларында 19 данә техника эшли. Механизаторлар көзге бодайны икенче кат тукландырган. Чәчү белән бергә чүп үләннәренә каршы көрәш тә бара.
Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 8 май санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев