Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Агитбригада - Үрәзмәттә

"Август-Мөслим" агрофирмасы игенчеләрен мәдәният хезмәтчәннәре сәламләде.

Җәйге, эссе көннәрдә хезмәт батырларына яхшы кәеф бүләк итәр өчен, З.Басыйрова исемендәге мәдәният йорты үзешчәннәре 10 август көнне кыр станына чыкты. Агитбригада Үрәзмәт авылы тирәсендә "Август-Мөслим" агрофирмасы игенчеләрен сәламләде. Механизаторларның эш шартлары белән танышырга район башлыгы Альберт Хуҗин да килде.
Кызу уракның һәр минуты кадерле. Кыр хезмәтчәннәре ару-талуны белмичә, тулы көчкә эшлиләр. Бүгенге көндә комбайнчылар көзге бодай суктыра. Бригада отрядларга бүленеп эшли. Коры ашлык шушы ук басуларга урнаштырылган "махсус капчыклар"га - рукавларга тутырыла. Ташырга өлгермәгән бодай көзгә кадәр шунда сакланачак.

Гөлназ Җәлилова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев