Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Дүрт оешмага бер бина

Узган җомгада Матбугат үзәгенең элеккеге бинасы ремонттан соң кулланылышка тапшырылды. Күпфункцияле бинаны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты

Бинада капиталь ремонт быел апрель азагында башланган иде. Ремонт эшләрен “Таткоммунжилсервис” оешмасы башкарды. Биредә җәй буе эш гөрләде. Заманча ремонтланган бинада мировой суд, суд приставлары, тикшерү комитеты һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлекчәсе эшләячәк.
– Янәшәдә генә район суды, прокуратура, эчке эшләре бүлеге биналары урнашкан. Барлык хокук саклау органнары структураларының якын урнашуы үзара хезмәттәшлек өчен уңышлы булыр, дип уйлыйбыз. Хокук бозулар минимум дәрәҗәсенә җитеп, яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын! Бинада нәтиҗәле эшләү өчен бөтен шартлар да булдырылган, – ди “Таткоммунжилсервис” оешмасы җитәкчесе Илшат Нуриәхмәтов.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 22 ноябрь саныннан укыгыз.

Рәмилә Сәләмова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев