Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әбунә - 2025

Хат ташучы Лилия

“Хат ташучы” дигәч, күз алдына иңсәсенә газета-журналлар тутырылган олы сумка асып, кулына хатлар тоткан почтальон килә. Хатлар, гадәттә, кызларга – хәрби хезмәттәге егетләреннән, өлкәннәргә балаларыннан яисә туганнарыннан килә. Бәйрәмнәр якынлашканда, хат ташучының сумкасында күпләп котлау открыткалары да пәйда була иде.

Хат алышу, открытка җибәрү онытылып бара. Шуңа “хат ташучы” сүзе дә сирәк әйтеләдер. Бүген почтальонга нинди генә вазыйфалар йөкләнмәгән: газета-журналлар, пенсия, субсидия тарату, утка-газга килгән квитанцияләрне хуҗаларына тапшыру, товар сату һәм башкалар. Һәм шушы җаваплы, авыр хезмәткә бик аз хезмәт хакы түләнә! 

Районыбызда тиешенчә бәяләнмәгән шушы хезмәтне яратып башкаручы, дистә еллар үзенә куелган планнарны үтәү өчен тырышып хезмәт куючы хат ташучылар бар әле. Һава торышының нинди булуына карамастан, алар үз хезмәтләрен башкара. Шул арада өлкән яшьтәге ялгыз әби-бабайларның зарын тыңлап, аларның күңелләрен күрергә дә өлгерәләр. Шундый хат ташучыларның берсе – Әмәкәй авылыннан Лилия Исмәгыйлева. 

Лилия Исмәгыйлева бу җаваплы хезмәтне 15 елдан артык башкара. 

– Мин – Яңа Карамалы авылы кызы. Әмәкәй почта бүлеге җитәкчесен ялга чыгарырга туры килде. Аның урынында эшләгәндә, булачак тормыш иптәшем Гаяз белән таныштым. Шулай итеп, Әмәкәйдә яшәп калдым. Шуннан бирле хат ташучы булып эшлим, – ди Лилия.

Бүгенге көндә ул 140тан артык хуҗалыкка хезмәт күрсәтә. Ай саен 15 меңнән артык сату планы куела.

– Авылдашларыма газета-журналлар, пенсияләр, субсидия, квитанцияләр таратам. Түләүләр алам. Аларны Октябрь бүлегенә төшереп җибәрәм һәм, квитанциясен чыгарып җибәргәч, өлкәннәргә тапшырам. Товар да сатам. Урамга чыкканда, бер сумкада газета-журналлар булса, икенчесенә сатыласы товар – чәйләр, конфет-печенье, порошоклар, башка вак-төякне тутырам, – ди ул.

Фото – Лилия Исмәгыйлеваның шәхси архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев