Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Җырлыйм туган якта...

Ретро җырлар башкаручы Гүзәл Зиннурова Мөслимдә чыгыш ясау рәхәтрәк, дигән фикердә.

Яшь җырчы Гүзәл Зиннурованы белмәгән кеше юктыр. Районыбызда узган бер генә чара да аннан башка узмый. Сәләтле кыз республикакүләм фестиваль-бәйгеләрдә дә еш чыгыш ясый һәм һәркайсыннан бүләкләр белән кайта. Эстрада сәнгатенең “Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә ел саен призлы урыннар ала Гүзәл. “Сандугач сайрар илем”, Әлфия Афзалова исемендәге бәйгедә дә беренче-икенче урыннарны яулый.

Җыр-моңга сәләт кемнән күчкән дип аптырыйсы юк. Гүзәлнең әнисе Чулпан ханым да яшь чагында җырлаган. Хәер, сморт-конкурсларда гаиләсе белән бергә хәзер дә чыгыш ясый ул. “Моң әтидән күчкән”, – ди Гүзәл. Гармунчы Алин Зиннуров райондашларыбызга яхшы таныш.

Гүзәл Әлмәт музыка көллиятенең дүртенче курсына бара. Көллиятне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керергә җыена. Хыялы – җырчы булу, зур сәхнәләрдә чыгыш ясау. “Сәхнәдә чыгыш ясарга яратам. Тамашачыларның бирелеп тыңлавы, яратуы, алкышлавы ошый”, – ди Гүзәл.

Балачактактан ук сәхнәдә булса да, “каушата”, ди Гүзәл.

– Ә сәхнәгә чыккач, дулкынлану басыла һәм җырны дөрес итеп башкарып чыгу турында уй гына кала. Каушый башласам, әти шунда ук сизеп ала һәм ярдәм итә, – ди җырчы кыз. – Әти-әни янәшә булганда чыгыш ясау җиңелрәк. Үзем генә чыгыш ясаганда да сәхнәгә чыгар алдыннан әтигә шалтыратам. Ул көч бирә, тынычландыра.

Әти-әнисе – Гүзәлнең төп терәге. Җыр сайлаганда да алар ярдәмгә килә. “Җырлап күрсәтәм дә: “Барамы?” – дип сорыйм”, – ди Гүзәл. Яшь булуына карамастан, Гүзәл ретро җырларга, халык җырларына өстенлек бирә. “Барабан кагып башкарыла торган җырларга исем китми”, – ди ул. Кич утырганда башкарган җырларын Гүзәлнең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында да күрергә була.

Конкурсларда катнашу исә тәҗрибә тупларга ярдәм итә, яхшырак җырларга стимул бирә. Төрле бәйгеләр – үзеңне күрсәтү мөмкинлеге дә бит әле. “Мөслимнән читтә чыгыш ясаганда тамашачылар зур җырчы дип кабул итә. Шулай да туган җиремдә чыгыш ясау рәхәтрәк!” – ди Гүзәл.

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев