Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Фороста беренче смена

Укучылар өчен Кырымда шактый еллар лагерьлар эшли. Быел шундый сәламәтләндерү лагере Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең “Ак Барс” сәламәтләндерү комплексында ачылды. Тест режимындагы сменада катнашучы 40 студент беренче кунаклар булды. Алар балалар сменаларын оештырырга ярдәм итүчеләр дә булып тора.

“Сәләт”нең җәйге профильле сменалары Татарстан хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Алар сәләтле яшьләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Тат. Бүләр урта мәктәбендә укучы Адилә Нәҗиповага да “Сәләт – Ак Барс” сменасында ял итү бәхете елмайган. Мондый бәхет һәркемгә дә эләкми. Татарстаннан 100 бала (уку алдынгылары, активистлар) Кырымга юл тота. 29 июньдә башланган ял 19 июльгә кадәр дәвам итә. Ял гына дип әйтсәк, дөреслеккә туры килеп бетмәс. Алдынгы укучыларны көне буе тик тоту мөмкин түгел. Сменада төрле түгәрәкләр эшли, күңелеңә ошаганында шөгыльләнергә мөмкин. Фән берләшмәләре, спорт секцияләре, кул эшләре түгәрәкләре – теләгәненә язылырга һәм өйрәнергә мөмкин. Адилә төрек теле һәм театр берләшмәләрендә шөгыльләнгән. “Кычкырып сөйләшергә һәм үз фикеремне курыкмыйча әйтергә өйрәндем”, – дип сөенә ул.

Көнгә ике тапкыр Кара диңгездә су кергәннәр, көньяк кояшында кызынганнар, гомумән, бик файдалы ял булган. Көнгә биш тапкыр туклану (шуның өстенә көньяк җимешләре, яңа сыгылган соклар), яңа дуслар һәм ел буе сагынып сөйләрлек кабатланмас хатирәләр.

Ял итүчеләргә Бакчасарайга экскурсия һәм тауларга поход тәкъдим ителгән. Адилә тауларны сайлаган. Тренерлар ярдәмендә ул лагерьда үз гомерендә беренче тапкыр кыяларга күтәрелгән. “Анда кичергән хис-кичерешләрне әйтеп-аңлатып бетереп булмый”, дип искә ала кыз.

Иң истә калганы – лагерьга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов кунакка килгән. Кунаклар сменада катнашучы балалар – Татарстанда һәм Кырымда “5”легә генә укучылар белән аралашканнар, сменада катнашучыларны сәламләп, биредә үткән вакытның балалар өчен файдалы тәҗрибә булачагы турында сөйләгәннәр. Шул ук көнне укучылар өчен квест та оештырылган.

– Табигате искиткеч матур, һавасы рәхәт, агачлар Төркиядәге агачлар кебек зифа!.. Миңа Кырым табигате белән бик ошады! Анда яңа дуслар таптым. Кырымга алдагы елларда да бару мөмкинлеге булса, мин бу мөмкинлектән, һичшиксез, файдаланачакмын, – ди Адилә.

Фото - А. Нәҗипованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев