Мазь сызлауларны баса
Бу көннәрдә төркем җитәкчесе Фәния Хафизова шифалы мазьлар ясый башлаган
Баланлы авылындагы “Мәрхәмәтле йөрәк” волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга токмачын да кисеп җибәрә, озак яна торган шырпылар, окоп шәмнәре дә әзерли, сохарилар киптерә, мендәрләр ясый, “леший” костюмнары да тегә. Бу көннәрдә төркем җитәкчесе Фәния Хафизова шифалы мазьлар ясый башлаган.

– Фәния апа күптән түгел мазьлар ясый башлады. Халык дәвалау чарасы булган мазь рецептын Фәния апа әбисеннән өйрәнеп калган. Шифалы мазьларны ул үзе әзерли. Мазьлар ясау – волонтерлар төркеме башкара торган эшләрнең бер өлеше генә, – ди волонтер Сания Җиһангирова.
Бүген бөтен көч егетләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Баланлы авыл җирлегеннән мобилизацияләнеп һәм кон-тракт төзеп, махсус хәрби операциягә китүчеләр саны – дистәдән артык.
– Авыл халкы битараф түгел, уңган апалар, кызлар күңел кушуы буенча ярдәм итә. Фәния апа интернет-кибеттән махсус савытлар кайтарып, 200ләп данә мазь әзерләде. Мазьларның беренче партиясе егетләргә озатылды инде. Халык туплап җибәргән ярдәмнең егетләргә барып җитүенә чиксез сөенәбез, – ди Баланлы авыл җирлеге башлыгы Данияр Гыйздуллин.
“Егетләр мазьларны бик ошатты”, – ди Фәния апа. Мазьларны яраларны төзәтү, авырткан һәм сызлаган урыннарга сылау өчен генә түгел, ә куллар коры булганда да кулланырга була. Алга таба Фәния апа җылыту үзлекле мазьлар да ясарга тели.
Мазь ясарга ярдәм итәргә теләге булганнар көнбагыш мае, прополис алып килә ала.
– Мазь ясау өчен көнбагыш мае, балавыз, пешкән йомырка сарысы, прополис кулланыла. Катнашма әзерләү өчен эмаль савыт уңайлы. Мазь ясаганда, катнашманы болгатып торырга кирәк, игътибарны читкә юнәлтсәң, ул савыт төбенә утырырга мөмкин. Катнашманың составын алга таба тагын да камилләштерергә телим. Бер рецепт таптым, анысына алоэ, лавр яфрагы, канәфер һәм сарымсак кушарга кирәк. Банкада бу катнашма куерак, тыгызрак була, ә буыннарга сөрткәндә, ул таралып китә һәм тиң сеңә. Мазьны беренче тапкыр ясагач, тормыш иптәшем Нәсыйхта сынап карадым. Иремнең аягы сызлый иде, мазь авыртуны басты. Төркемдәге волонтерлар да мазьны үзләрендә сынап өлгерде. Егетләргә дә ярдәме тияр, дип ышанам, – ди Фәния Хафизова.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев