Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Ватанпәрвәрлек

Ярдәм артык булмый

Махсус хәрби операция башлангач, мөслимлеләр бер йодрыкка тупланып, анда катнашучыларга булдыра алганча ярдәм күрсәтә башлады. Токмач кисү, окоп шәмнәре ясау, коры ашлар, үлән чәйләрен әзерләү кебек эшләр авыл җирлекләрендә зур масштабта алып барыла.

Олы Чакмак авыл җирлегенә дә ватанпәрвәрлек хисләре чит түгел.

– Махсус хәрби операция башлангач, беренчеләрдән булып токмач кистек, шәмнәр ясадык, чәйләр тутырдык. Бу эшләрдә авылның “Хатирә” ансамбле кызлары, авылдашларыбыз зур ярдәм күрсәтә. Бер көн дә калмыйча, авыл мәдәният йортына килеп, егетләргә ярдәм әзерләүдә катнашкан уңган апаларыбызга зур рәхмәт! Мәмдүдә Хәсәнова, Мәрьям Галимова, Раушания Хөсәенова, Илгизә Галиева, Илсөяр Галимова, Сания Сәхауова, Мөнирә Шиһапова, Илсөяр Габидуллина, Ләйсән Гарипова, Сирена Фәсхиева белән бергә арабызда бер бөртек ир-ат та бар. Фәнис Гарипов сетка үрү өчен агачтан махсус җайланма ясап бирде. Тасмаларны үлчәп, кисеп тору эшләрен дә яратып башкара ул. Ярдәм артык булмый, – ди Олы Чакмак мәдәният йорты директоры Тәслимә Шәймиева.

Чакмаклылар бүгенге көндә сиксән икенче сетканы үрү белән мәшгуль. Сетка үрергә кызлар Метрәйгә барып өйрәнгәннәр. Бу эшне алар Энҗе Гарипова кул астында башкара.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 25 апрель санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев