Татарстан буенча «Россия - минем офыкларым» курсы бара
Мәктәпнең 6-9 сыйныф укучылары өчен «Математик Россия: һөнәри траекторияләр»темасына дәрес үткәрелде
Курс кысаларында Түбән Табын интернат-мәктәбендә истәлекле чара оештырылды. Мәктәпнең 6-9 сыйныф укучылары өчен "Математик Россия: һөнәри траекторияләр" темасына дәрес үткәрелде.
Балалар математика буенча үзләштерелгән белемнең төрле юнәлештә һәм һәр белгеч өчен мөһим булуын күрделәр. Логик фикерләү, анализлау һәм фикер йөртә белүнең төрле өлкәләрдә кирәклеге, әлеге сыйфатларның уңышларга ирешүдә төп нигез булуы бу чарада аеруча ассызыкланды.
Фото – Түбән Табын интернат-мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев