Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Россиянең беренче Космос атналыгы 6-12 апрельдә старт алды – Владимир Путин Указы

Космос атналыгының үзәк чарасы – Беренче Россия космик форумы

РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 6-12 апрельдә Россиядә беренче тапкыр космос атналыгы узачак. Ул ил буенча меңнән артык вакыйганы үз эченә алачак. Космос атналыгы чаралары Фән һәм технологияләр унъеллыгында узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

 

Космос атнасы мәктәпләрдә Бөтенроссия акциясе белән башланды. 6 апрельдә укучыларга ил космонавтикасының тарихы һәм бүгенгесе, шулай ук космонавт булу турында сөйләделәр. 7 апрельдә, «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең штаб-фатиры – В.В. Терешкова исемендәге Милли космик үзәк – беренче тапкыр ачык фестиваль мәйданчыгына әверелде. Анда танылган экспертлар чыгыш ясады, шулай ук мастер-класслар һәм иҗади очрашулар узды.

Космос атналыгының үзәк чарасы – Беренче Россия космик форумы. Ул 9 апрельдә «Россия» милли үзәгендә үтте. Анда дәүләт, фән һәм бизнес вәкилләре космик тармакның актуаль бурычлары һәм перспективалары турында фикер алышты.

Космос атналыгы программасына Россиядә киң аудиториягә исәпләнгән башка эшлекле һәм мәдәни-күңел ачу чаралары да керә. Алар арасында гамәлдәге космонавтлар белән телекүперләр, техника һәм артефактлар күргәзмәләре, кешенең космостагы казанышлары турында нәфис һәм документаль фильмнар күрсәтү кебек чаралар бар.

Космос атналыгы кысаларында Мөслим лицеенда да кызыклы чаралар уза. Сыйныф сәгатьләрендә укытучылар илебезнең космик казанышлары турында сөйли. 10 “А” сыйныф укучылары Юрий Гагаринның укытучысы Н. Егоров турында мәгълүмат алды. Башлангыч сыйныфларда иҗади бәйгеләр оештырылды. Кешенең космоска беренче очыш ясавына 65 ел тулу уңаеннан, “Космос – балалар күзлегеннән” исемле рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Иҗат аша балалар космосны үзләштерүнең тарихы белән таныша, Юрий Гагаринның һәм башка космонавтларның батырлыгы турында белә.

Фотолар – Мөслим лицееннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев