Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Рәссам Рәйхан Хантимеров картиналары балаларны иҗатка илһамландырды

Бакчада алар берсеннән-берсе матур рәсемнәр ясап, киләчәктә рәссам булырга дигән теләкләрен җиткерделәр

"Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен атнаның беренче көне күңелле вакыйгаларга бай булды. Төркем тәрбиячесе Индира Хәбирова белән балалар Туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булды.

Җирлектә яшәп иҗат итүче рәссам Рәйхан Хантимеровның картиналары күргәзмәсе, рәссамнын биографиясе, музейның фәнни хезмәткәре Равил Тимкин тудырган рәсемнәр дөньясы сабыйларда бары тик җылы тәэсирләр генә калдырды.


Кызыклы очрашу һәм уңай эмоцияләр балаларга иҗат итү юнәлешендә дә отышлы булды. Бакчада алар берсеннән-берсе матур рәсемнәр ясап, киләчәктә рәссам булырга дигән теләкләрен җиткерделәр.

Лилия Шәймиева репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев